Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «WorldSkillsBaltasiJunior-2022»VI – чемпионаты узды

2022 елның 22 апрелендә агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасында «Агрономия» компетенциясе буенча «Worldskillssbaltasijunior-2022»VI – чемпионаты узды.

Балтач һәм Актаныш районнарының төрле мәктәпләреннән килгән катнашучылар түбәндәге модульләр буенча конкурс сынауларында катнаштылар:

Модуль 1. Туфракның механик составын билгеләү

Модуль 2. Орлык үрнәгенең чисталыгын билгеләү

Модуль 3. 1000 орлыкның массасын билгеләү

Модуль 4. Туфрак кислотасының дәрәҗәсен билгеләү.

Конкурс барышында һәр модульдә җиңүчеләр билгеләнде. Катнашучылар мактау грамоталары һәм исемле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Translate