Агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасын котлыйбыз!

Россия Табигать белеме академиясе президиумының 2020 елның 20 апрелендәге карары белән кафедра мөдире Хәлиуллин Дамир Таһир улы җитәкчелегендә агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы икенче тапкыр «Россиянең алтын кафедрасы» дигән диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!