«АГРОКӨЧ» холдингы вәкилләре студентлар белән очрашты
Казан ДАУ һәм «АГРОСИЛА» холдингының үзара хезмәттәшлеге турында Юл картасы нигезендә 13 мартта «АГРОКӨЧ» АҖ белгечләре – үсемлекчелек буенча генераль директорның урынбасары Шакиров Б. З., баш инженер Гайнетдинов А. Н., персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Равзиева Г. М. – агрономия факультеты һәм механикалаштыру һәм техник сервис институтының 3-4 курс студентлары белән очрашты.