Агрономия факультеты студентлары «Хузангай» ҖЧҖ экскурсиядә

2020 елның 12 февралендә Казан ДАУның агрономия факультеты Б171-05 төркеменең студентлары Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә булдылар. Хуҗалык Әлки районының да, республиканың да алдынгы предприятиеләренең берсе. Әлеге предприятие үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча куәтле базага, шулай ук аларны эшкәртү буенча берничә юнәлешкә ия. Мәсәлән, «Мельник -700» агрегат вальц тегермәне бар, ул көн саен 6 тоннадан артык икмәк пешерү өчен он җитештерә, 8 төр ярма, икмәк пешерү цехы, үсемлек маен, сыр һәм атланмай җитештерү цехы, пекарня бар.