Агрономия факультетында «Ачык ишекләр көне»

2020 елның 13 мартында Казан ДАУның агрономия факультетында техникум, көллият, югары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм барлык теләүчеләр өчен «Ачык ишекләр көне» узды. Әлеге чарага Казан, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 90нан артык кунак килгән иде.

Очрашуда катнашучылар өчен факультет музее буенча экскурсияләр оештырылды, барлык кафедралар тарафыннан экспозицияләр әзерләнде һәм әзерлек юнәлешләре буенча мастер-класслар үткәрелде.

Ачык ишекләр көненең рәсми өлеше агрономия факультетының актлар залында узды. Кунакларны Казан ДАУның инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Хәмидуллин Наил Нурулла улы сәламләде.

Аннары агрономия факультеты деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Сержанов Игорь Михайлович факультет турында доклад белән чыгыш ясады һәм кунакларга агрономия факультеты студентларының һәм мөгаллимнәренең мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә соңгы казанышлары, факультет коллективы тарафыннан башкарыла торган реаль гамәли эш турында сөйләде.

Булачак студентлар алдында факультетның барлык кафедралары вәкилләре чыгыш ясады.

«Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция» кафедрасы мөдире, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Сафин Радик Ильяс улы кыскача әзерлек юнәлешләре турында сөйләде һәм студентларның югары квалификацияле белем алуларын, ә чыгарылышларның барлык юнәлешләр буенча да авыл хуҗалыгы производствосына ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, кафедрада 2020 елда «Авыл хуҗалыгы биотехнологиясе» юнәлеше ачыла, факультетта барлык дәресләрне һәм тикшеренүләрне кертү өчен кирәкле матди-техник база бар.

«Үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек» кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Әмиров Марат Фуатович үз кафедрасы һәм әзерлек юнәлешләре турында сөйләде.

«Җир төзелеше һәм кадастрлар» кафедрасы доценты Сабирҗанов Алмаз Мансур улы әлеге юнәлеш буенча белем алу перспективалары, эшкә урнашу өстенлекләре турында сөйләде.

Җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы пилотсыз очу аппаратын сынау буенча мастер-класс үткәрде.

Үз чыгышында «Үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек» кафедрасы доценты Шаламова Анна Алексеевна «Бакчачылык» юнәлешен әзерләү турында сөйләде.

Казан ДАУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы югары уку йортына керү шартлары турында сөйләде.