Агрономия факультетында студентлар ТР Ютазы муниципаль районы вәкилләре һәм АПК белгечләре белән очраштылар

2020 елның 10 мартында агрономия факультетында 3, 4 нче курс студентлары ТР Ютазы муниципаль районы вәкилләре белән очраштылар. Очрашуда ТР Ютазы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борисов Андрей Владимирович, Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры Газизуллин Рамил Фәнил улы, «Уңыш» ҖЧҖ директоры Әхмәдиев Айнур Алинур улы һәм ТР Ютазы районы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Вафауллин Ансель Альберт улы катнаштылар. Андрей Владимирович Борисов үз чыгышында Ютазы районы хуҗалыкларында булган вакансияләр һәм эшкә урнашканда белгечләргә тиешле матди һәм акчалата бүләкләр турында сөйләде.

Шул ук көнне, куратор сәгатендә агрономия факультетының 1, 2 нче курс студентлары алдында фәнни консультант, ТР атказанган агрономы Левин Иосиф Фомич чыгыш ясады. Үз чыгышында ул үсемлекчелектәге бүгенге вәзгыятькә кагылды.

Әлеге очрашуда шулай ук Мәҗитов Нәҗип Каюм улы, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, а.х.ф.д., профессор, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, РСФСР Дәүләт премиясе, ТР Дәүләт премиясе, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты катнашты. Аның доклады туфракны эшкәртүнең заманча технологияләренә һәм туфрак дымын саклауга багышланган иде.