Агрономия факультетының ачык ишекләр көне

20 февральдә Казан ДАУ Ачык ишекләр көне узды. Бу юлы ул агрономия факультетын әзерләү юнәлешләренә багышланган иде. Абитуриентлар вузга керү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, студентларны эшкә урнаштыру перспективалары һәм практика узу мөмкинлекләре турында белделәр. Оештыручылар – кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фәссахова Г.Р., агрономия факультеты деканы И.М. Сержанов, профессор, «Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция» кафедрасы мөдире Р.И. Сафин.

Әлеге чара кысаларында «эмодзи буенча һөнәрне таны» конкурсы һәм «һөнәрләр болыт» интерактив уены оештырылды. Факультет студентлары он-лайн чыгыш ясадылар – уку шартлары турында сөйләделәр. Шулай ук агрономия факультетын тәмамлаучылар да катнашты, алар үз эш урыннары турында сөйләделәр. Булачак абитуриентлар конкурсларда актив катнаштылар һәм сораулар бирделәр.