АГРОНТИ-2020 КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

27 сентябрьдә Казан ДАУнда авыл яшьләре укучылары арасында «АгроНТИ-2020» бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Өч көн дәвамында Казан ДАУның Укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә түбәндәге юнәлешләр буенча интенсив эш алып барылды: 1. АгроКоптер. 2. АгроРобот. 3.АгроКосмос. 4. АгроМетео.

ТР авыл мәктәпләре укучылары заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. Балаларга бу эштә механикалаштыру һәм техник сервис Институты, агрономия факультеты укытучылары, фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итү хезмәткәрләре ярдәм итте. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү һәм роботлаштыру, пилотсыз очкычлар, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар республиканың 14 районы (Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Спас һәм Чистай районнары) авыл мәктәпләренең 6-11 сыйныфларында укучы 20 бала.

АгроМетео номинациясендә иң яхшылар:

1. Габдрахманова Адилә Илсур кызы (Кукмара районы)

2. Шәяхмәтова Рамилә Рәшит кызы (Балтач районы);

3. Гордеева Олеся Анатольевна (Әгерҗе районы);

4. Семенова Ксения Александровна (Лениногорск районы);

5. Лаврова Элина Васильевна (Зәй районы).

АгроКоптер номинациясендә:

1. Булатов Кирилл Алексеевич (Түбән Кама районы);

2. Тимошкин Данил Александрович (Әлмәт районы);

3. Таҗетдинов Роберт Рамил улы (Сарман районы);

4. Сәлимгәрәев Тамерлан Рафис улы (Сарман районы);

5. Сәхәбиев Алмаз Ирек улы (Лаеш районы).

АгроКосмос номинациясендә:

1. Кыямова Энҗе Илсур кызы (Спас районы);

2. Харисов Салават Рөстәм улы (Саба районы);

3. Гордеева Екатерина Анатольевна (Әгерҗе районы);

4. Захаров Динар Руслан улы (Спас районы);

5. Меньшикова Диана Юрьевна (Әлмәт районы).

АгроРобот номинациясендә:

1. Гатин Разил Айрат улы (Чистай районы);

2. Роев Денис Иванович (Алабуга районы);

3. Вәлиев Илсаф Илдар улы (Чистай районы));

4. Сәгъдиев Илнур Илнар улы (Чүпрәле районы);

5. Ганиев Илнар Эрнест улы (Әгерҗе районы).

Барлык катнашучылар да конкурсның оештырылуын югары бәяләделәр һәм чараны оештыручылар адресына рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Бу өч көнгә Казан ДАУ студентлары чарада волонтерлар булдылар. Аларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Конкурстан фотографияләрне түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/qTwq/2iaZ9UVVh

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!