«АгроПрофи» Бөтенроссия студентлар марафоны
Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл яшьләренең иҗтимагый һәм эшкуарлык активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән бөтенроссия яшьләр проектын гамәлгә ашыру буенча дәүләт контрактын үтәү кысаларында «АгроПрофи» Бөтенроссия студентлар марафоны уздыра.
Максаты: аграр өлкәләрдәге студентларның лидерларын ачыклау һәм аграр һөнәрләрне популярлаштыру.
Марафон студентларны әзерләү юнәлеше буенча үткәрелә: АгрономПрофи, БиоПрофи, ЗооПрофи, ВетПрофи, ЗемПрофи, ЭкоПрофи, ТехПрофи, ПродПрофи, ФинПрофи.
Проект өч этапта тормышка ашырыла:
- сайлап алу этабы (2020 елның 7 ноябренә кадәр) – марафонда катнашучылар Вконтакте/Инстаграм/ТикТок социаль челтәрләрнең шәхси битләрендә гариза пост видеовизитка форматында # АгроПрофи #РССМ Номинация хештеглары белән бастыралар.
- икенче этап (2020 елның 9-14 ноябре) – Вконтакте РСМ рәсми төркемендә һәр номинациядә иң яхшы видеовизиткалар авторлары өчен тавыш бирү узачак. Визиткалары иң күп тавыш җыйган катнашучылар финал этабына күчә.
- өченче этап (2020 елның 16-27 ноябре) — финалистлар эксперт жюрилары алдында онлайн форматта үз-үзләрен презентацияләү уздырачаклар, һөнәри сорауларга җавап бирәчәкләр, «минем һөнәрем» темасына иҗади биремне күрсәтәчәкләр.
Җиңүчеләр дипломнар, сувенир продукциясе белән бүләкләнәчәк, шулай ук алар өчен стажировкалар оештыру мәсьәләсе каралачак.