«Агротех-2020» конференциясе

2020 елның 3-4 мартында “Мәскәү – үсеш ноктасы” территориясендә “Агротех-2020” конференциясе узды. Конференциядә шәһәрләрдә вертикаль фермер базарын үстерү мәсьәләләре, сертификацияләү проблемалары, сыйфат стандартларын кертү, экологик стандартлар буенча продукция җитештерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында сүз барды.

Конференция барышында шулай ук югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә ситифермерлыкка укыту перспективалары турында да фикер алыштылар.

Конференция эшендә Казан ДАУнан фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Рөстәм Мингазиз улы катнашты.