“Август-Агро” компаниясе иң яхшы практикант-студентларны бүләкләде
21 сентябрьдә Агробиотехнология һәм җирдән файдалану институтында 3 һәм 4 курс студентлары “Август” компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Студентлар алдында “Август-Агро” ИК ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Суровцев Михаил Вячеславович чыгыш ясады. Җитештерү практикасын яхшы үткән өчен студентларга грамоталар тапшырылды.
Translate