Авыл хуҗалыгы эшчеләре көне белән котлыйбыз

Хөрмәтле хезмәттәшләр, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчесе көне белән котлыйм!

Агросәнәгать комплексы – Татарстан Республикасы икътисадының иң мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Бүгенге көндә тармакта авыл хуҗалыгы производствосының яңа инновацион технологияләре үзләштерелә, эшкәртү камилләштерелә. Бөртек үстерүчеләр һәм терлекчеләр, агрономнар һәм терлекчелек белгечләре нәтиҗәле эшли алуларын көнкүреш тормышта исбатлыйлар. Аларның югары профессиональлеге, туган якларына бирелгәнлеге танылуга һәм эчкерсез хөрмәткә лаек, һәм аларның төбәкнең икътисади үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый

Җитештерү һәм эшкәртү корылмаларын булдырган тармак ветераннарына, аларның яшь белгечләргә җиткергән бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен зур рәхмәт.

Халыкны сыйфатлы азык белән тәэмин иткән, меңләгән тонна ашлык, яшелчәләр, йөзләгән сөт һәм терлекчелек продуктларын  будырган сәнәгать партнерларыбызны, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы эшчеләрен котлыйм.

Казан дәүләт аграр университеты галимнәре һәм укытучылары, аспирантлары һәм студентлары безнең республика аграр казанышлары нәтиҗәләренә лаеклы өлеш кертә.

Фермерларның тәҗрибәсе һәм профессиональлеге белән арткан инновацион фәнни алымнар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгына уңышлар һәм муллык китерер дип ышанам.

Сезгә, гаиләгезгә, дусларыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Валиев А.Р.