Авыл хуҗалыгы кооперативларында бухгалтерлык исәбе буенча онлайн вебинар

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан ДАУның икътисад институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент М. М. Низаметдинов һәм икътисад фәннәре кандидаты, бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты А. Т. Исхаков авыл хуҗалыгы кооперативларында бухгалтерлык исәбе буенча онлайн вебинар үткәрделәр.