«Авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен цифрлаштыру һәм гамәли куллану. Агроном өчен дрон»

24 октябрьдә университет бинасында пилотсыз авиация үзәге оештырган семинар узды. Семинарда «Агрокөч» АҖ, «Саба» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ хуҗалыклары һәм оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.

Төп оештыручы һәм спикер сыйфатында «Пилотсыз авиация үзәге» компаниясе генераль директоры, авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен куллану өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертларының берсе Максим Кондратьев; метеостанцияләр белән шөгыльләнүче Pessl Instruments компаниясе вәкиле Владимир Миколаевский, «Геоскан» компаниясенең авыл хуҗалыгы юнәлеше җитәкчесе Никита Прокофьев (Санкт – Петербург шәһәре) һәм башкалар чыгыш ясады.

Экспертлар тарафыннан Россиядә пилотсыз очу аппаратларын куллануның хокукый аспектлары, мәгълүматларны аэрофотөшерү, эшкәртү һәм интерпретацияләү технологияләре, вегетация һәм агроменеджмент системаларында алынган мәгълүматларны куллану, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда метеостанцияләрне куллануның актуальлеге мәсьәләләре каралды.

Семинарда югары уку йортының фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итү башлыгы Марат Кәлимуллин, җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы доценты Николай Трофимов, җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доценты Николай Логинов, җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доценты Алмаз Сабирҗанов катнашты.