Авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр укучылары өчен агромилли-технологик инициатива-2022 (АгроНТИ-2022) Бөтенроссия конкурсы старт алды
Инновацияләргә ярдәм фонды, «Агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия агромилли-технологик инициатива (АгроНТИ) конкурсының яңа сезонын ача.
Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның (НТИ) технологик приоритетлары өстендә эшләүгә, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышу аша җәлеп итү.
Конкурста катнашу өчен 2022 елның 21 февраленнән 31 мартына кадәр рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: http://kids.agronti.ru/
Конкурс өч этапта үткәрелә:
Читтән торып катнашу этабы: 2022 елның 1 апреленнән 18 апреленә кадәр.
Региональ этап: 2022 елның 15 июненә кадәр, төбәк мәйданчыклары графигы нигезендә, ул 2022 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча формалаштырыла һәм Конкурсның рәсми ресурсларында урнаштырыла. Этап 19 агровузда — конкурс уздыру мәйданчыгында уза.
Финал: 2022 елның сентябрендә, региональ этапта иң күп балл алган катнашучылар арасында команда форматында.
Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 31 августындагы 616 номерлы боерыгы белән расланган конкурс чаралары исемлегенә керә, бу вузларга кергәндә БДИна өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирә. Конкурста катнашучыларның барысы да сертификатлар, җиңүчеләр –дипломнар, истәлекле бүләкләр алачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны конкурс турындагы нигезләмәдә белергә мөмкин.
Элемтә өчен җаваплы зат: Кәлимуллин Марат Нәҗип улы, тел. 8 (843) 567-46-19