Авыл мәктәпләре укучылары өчен АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының яңа сезоны ачыла

Инновацияләргә ярдәм фонды, «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, АгроНТИ мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия конкурсының яңа сезонын ача.

Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның (МТИ) технологик приоритетлары өстендә эшләүгә, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышу аша җәлеп итү.

2021 елда конкурсның төбәк этапларын уздыру «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы әгъзасы – 19 югары уку йорты мәйданчыгында гамәлгә ашырылачак. Шул ук вакытта конкурста Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгеннән мәктәп укучыларының катнашуы каралган. Казан ДАУ элеккечә үк республика һәм күрше төбәкләр укучылары катнаша ала торган төп мәйданчыкларның берсе булып кала бирә.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 22 февраленнән 31 мартына кадәр түбәндәге порталда теркәлү узарга кирәк: http://kids.agronti.ru/ .

Шулай ук 10 000 сумлык OZON сертификаты отарга мөмкин. Моның өчен конкурста катнашырга һәм видеоролик төшерергә кирәк. Видеороликта катнашучы үзе «АгроНТИ 2021» конкурсында ни өчен катнашачагын, башка укучыларга ни өчен анда катнашырга кирәклеген, бу безнең илгә алдынгы технологияләрдә лидер булырга ярдәм итәчәген үзе сөйли. Конкурста авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләрнең мәктәп укучылары катнаша ала.Тулырак мәгълүмат: http://kids.agronti.ru/videokonkurs