Бүген ТАТАГРОЭКСПО-2022 күргәзмәсе эшли башлады

2022 елның 24 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә “ТАТАГРОЭКСПО — 2022” халыкара  махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады, аның кысаларында Татарстан Республикасы аграр югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары, шул исәптән Казан ДАУ да үз казанышларын тәкъдим итте. ТАТАГРОЭКСПО-2022 Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен иң яңа технологияләр, авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм материаллар экспозициясеннән гыйбарәт. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Казан ДАУ стенды эше Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев «Август» фирмасы АҖ агрохолдингы, «Агрокласс» компаниясе һәм башкалар белән хезмәттәшлек итү турында мөһим килешүләргә кул куюдан башланды. Айрат Вәлиев университетның фәнни казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, РФ Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лут Оксанага, Премьер-министр – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка һәм башка дәрәҗәле кунакларга җентекләп сөйләде. Беренче көн кысаларында КДЭУ һәм ТР ФА белән берлектә оештырылган «Авыл хуҗалыгында циркуляр икътисад: Татарстан Республикасы өчен халыкара тәҗрибә» дигән Халыкара түгәрәк өстәл булды. Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Үзбәкстан һәм Молдовиядән килгән халыкара партнерларыбызның актуаль проектлары турында фикер алыштылар.

Translate