Бүген Татарстан Республикасына 100 ел тула

Бүген Татарстан Республикасына 100 ел тула. Казан ДАУның үсеш тарихы Татарстан Республикасы тарихы белән дә, авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән һәм тирән тамырларга ия.

Моннан нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителә. Аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм БҮБК секретаре А.С.Енукидзе кул куя. Шул рәвешле, Татарстан тарихында яңа этап башлана. 

1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урман бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.

Хәзерге вакытта Казан ДАУ Татарстанның тотрыклы һәм динамик үсештәге югары уку йортларының берсе булып тора, ул авыл һәм урман хуҗалыгы белгечлекләренең шактый киң спектры буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итә. Казан ДАУ эшчәнлегенең төбәкнең социаль-икътисади үсеше өчен аерым әһәмиятлелеге Татарстан Республикасы икътисадында аграр секторның мөһим роле белән билгеләнә. Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әверелде. Бу робототехника, ясалма интеллект, үтәли мәгълүмати технологияләр, ген инженерия һәм башка бик күп заманча технологияләр куллану. Соңгы фәнни казанышларны дөрес куллану республикага сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга һәм тирән эшкәртүне үстерергә мөмкинлек бирә. Бу казанышларга Казан ДАУның фән һәм мәгариф вәкилләре дә зур өлеш кертә. Казан ДАУның җитештерү белән һәрьяклы фәнни-техник хезмәттәшлеге Татарстан Республикасы һәм Россиянең авыл территорияләрен заман таләпләренә җавап бирүче белгечләр белән тәэмин итү проблемасын нәтиҗәле хәл итәргә һәм республика агробизнесының кадрлар потенциалын фаразларга мөмкинлек бирә.

Барыгызны да ТАССРның 100 еллыгы белән котлыйбыз!