Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына веноклар салу тантанасы

6 май көнне Ферма-2 урамында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына веноклар салу тантанасы. Митингны оештыручылар – Казан ДАУ җитәкчелеге: беренче проректор – укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Җиһаншин Б.Г., хуҗалык-икътисадый эшчәнлек буенча проректор Закиров З.Р., ветераннар Советы рәисе Сибгатуллина С. С., оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А. А., профком рәисе Галиуллин И.Р., 35 нче лицей директоры Глухарева Е. В., хәрби бүлек вәкилләре.

Быел чара коронавирус пандемиясе белән бәйле санитар-гигиена таләпләренә туры китереп оештырылган иде.

Шуның белән бергә, Казан ДАУ әлеге тантаналы датага багышланган төрле чаралар уздыра. Казан ДАУ сайтында безнең университетның героик үткәне турында мәгълүмат урнаштырылган, аны ветераннар Советы рәисе, университетның музейлар директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызы әзерләде. Аның белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: http://kazgau.ru/kazanskij-gau-v-dni-surovyh-ispytanij-1941-1945-gg/

Бу материал университетның рәсми битендә Инстаграммда «Кадр» студентлар Медиа-төркеме, стратегик үсеш һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге (Ф.Т. Нәҗметдинова һәм Н. А. Сафиуллин) ярдәмендә оештырылган «Үлемсез полк» акциясенең нигезе булды:  https://www.instagram.com/p/B_xOfYqqw_m/?igshid=y12her5rn73e

Монда ук, Инстаграммда, Казан ДАУ студентлары Бөек Ватан сугышында катнашкан яки һәлак булган туганнары турында сөйлиләр, аларның фотосурәтләрен урнаштыралар: https://www.instagram.com/p/B_19jlDK_Le/?igshid=s2i2mwluptsg

9 май көнне Хәтер вахтасы узачак. Ул Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчыларның обелискы янында оештырылачак һәм анда университетның чит ил студентлары катнашачак.

Университет студентлары 9 майда узачак «Үлемсез Полк» онлайн-парадында катнашачаклар:  https://www.instagram.com/p/B_zlus1q9WO/?igshid=18supv0q2fz2d

Казан дәүләт аграр университетының җитәкче хезмәткәрләре һәм укытучылары шулай ук Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм флэшмобында катнашачаклар. Алар Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырь яки прозаик әсәрләрдән өзек укыячаклар.

Философия һәм хокук кафедрасы укытучылары, Zoom кулланып, Бөек Ватан сугышында солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәренең тарихына, батырлыкларына багышланган лекцияләр укыйлар.

Шулай ук университет җитәкчелеге 9 майга кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга азык-төлек җыелмалары өләшергә һәм акчалата ярдәм күрсәтергә дигән карар кабул итте.

Без ветераннарыбызны, аларның батырлыкларын истә тотарга һәм хәзерге катлаулы халыкара шартларда без аларны якларга тиешбез.