Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!» студентлар конференциясе

2020 елның 8 маенда Казан ДАУның фәлсәфә һәм хокук кафедрасы тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!» дигән конференция уздырылды. Конференция гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хәтерне саклауга, буыннар бәйләнешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Конференция Zoom платформасында оештырылган иде.

Конференциядә Казан ДАУның 4 укыту-фәнни бүлекләреннән – икътисад Институты, механикалаштыру һәм техник сервис Институты, 2 факультеттан – агрономия һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультетыннан – 56 студент катнашты.

Оештыру комитеты составына Казан ДАУ оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А.А., фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Ф.Т., фәлсәфә һәм хокук кафедрасы укытучылары: Шарыпова Н.Х., Габделхакова И.М., Гали Б.Т., Барсукова Р.С., Фәйзрахманов Л.М. керде.

Конференцияне сәламләү сүзе белән философия һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Ф.Т. ачты.

Конференция кысаларында студентлар Бөек Ватан сугышы ветераннары турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Конференция нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын-Анисимова Арина, гр. Б481-02

II урын-Новоселова Валерия, гр. Б481-02

III урын-Хәйруллин Илнар, гр. Б 491-01