Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына веноклар салу тантанасы

30 апрель көнне Ферма-2 урамында Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Казан ДАУ хезмәткәрләренең Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды. Митингны оештыручылар – укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Дмитриев А.В. һәм хуҗалык-икътисадый эшчәнлек буенча проректор Закиров З.Р., ветераннар Советы рәисе Сибгатуллина С.С., оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А.А., профком рәисе Галиуллина И.Р., 35-лицей директоры Глухарева Е.В., хәрби бүлек вәкилләре.

Митингта ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары, эзтабарлар отряды әгъзалары катнашты. Чара коронавирус пандемиясе белән бәйле санитар-гигиеник таләпләргә туры китерелеп оештырылды.

35-лицей укучылары башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Соңыннан веноклар, чәчәкләр салынды.