Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм «Фәнни полк» акциясенә багышланган бәйрәм
2022 елның 26 апрелендә агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм «Фәнни полк» акциясенә багышланган чара узды.
Бәйрәм бик күңелле һәм тантаналы үтте.
«Җиңү көне»җыры яңгырады. Сугышта катнашкан университет укытучыларының, галимнәренең, студентларының фоторәсемнәре белән Мактаулы каравыл (Үлемсез полк) булды. Балалар горурлык белән сугыш геройларының фамилияләрен һәм исемнәрен әйттеләр. Студентлар белән очрашуга хезмәт ветераны Сырадоев В. И. килде. Бәйрәм хәрби-патриотик шигырьләр уку конкурсы белән тәмамланды. Җиңүче-конкурсантларга китап һәм Мактау грамоталары тапшырылды (Гыйләҗева А., Трифонова А., Насыйбуллина Г.). Бәйрәмне оештыручылар: тарих музейлары комплексы директоры Сибгатуллина С. С., доцент Хәлиуллина З.М., агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директораты, оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А. А.