Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Кайчан: 13 февраль, 16:00-20:00
Кайда: “УНИКС”ның концертлар залы
Кем оештыручы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Максат: чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, яңа җирдә җиңелрәк адаптацияләшсен өчен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре белән таныштыру

Чара ике өлештән тора:
I – Уникс сәхнәсендә TED форматында кыска мотивацион чыгышлар.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышу. «Ачык университет», «Татарча Википедия» проектлары, сәнгать юнәлешендә эшли торган проектлар белән дә очрашу каралган: «Әйдә шаяРТ» татар КВН лигасы финалистлары – «Эремчек» һәм «Алсу» командалары чыгышы, «Калеб» берләшмәсе, тел активизмы турында, заманча татар музыкасын иҗат итүчеләр YUMMY MUSIC PRODUCTION һәм башкалар.
II – концерт программасы. Илгиз Шәйхразиев һәм «Taraf» төркеме студентларны татар инструменталь музыка белән таныштырачак.
Әлеге очрашу интерактив мәйданчык рәвешендә үткәрелә, студентлар уңышлы татар шәһәр берләшмәләре проектлары белән таныша алачак

Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумының
матбугат сәркатибе Найлә Шиһапова
Белешмәләр өчен: +7 (939) 336-34-48
prtatforum@gmail.com