Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы нәтиҗәләре

9 апрельдә Ульяновск ДАУ базасында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Агроинженерия» номинациясендә иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы узды. Безнең университеттан магистратура студентлары Гыйльмуллин Илфар Тәбрис улы (фәнни җитәкчесе – доцент Локманов Р.Р.) һәм Фәйзуллин Ренат Айрат улы (фәнни җитәкчесе – профессор Нуруллин Э. Г.) катнаштылар. III этапка Фәйзуллин Ренат үтте. Җиңүче актив катнашканы өчен мактау грамотасы һәм 4 урынны яулаганы өчен диплом белән бүләкләнде.

14 апрельдә Оренбург ДАУ базасында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Техник фәннәр» номинациясендә иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы узды. Безнең университеттан аспирантура студенты Минсәгиров Мөхәммәт Фәрхәт улы (фәнни җитәкчесе – профессор Нуруллин Э.Г.) һәм яшь галим Гайфуллин Илнур Хәмзә улы (фәнни җитәкчесе – профессор Җиһаншин Б. Г.) катнаштылар. Гайфуллин Илнур дүртенче урынны алды һәм киләсе этапка узды.

15 апрельдә академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь ДАТУ базасында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Транспорт-технологик машиналарны һәм комплексларны эксплуатацияләү» номинациясендә иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы узды. Безнең университеттан 4 курс студенты Әһлиуллин Назим Наил улы (фәнни җитәкчесе – доцент Гималтдинов И.Х.) һәм 3 курс студенты Ахунҗанов Ринат Рамил улы (фәнни җитәкчесе – профессор Адигамов Н.Р.) катнаштылар. Әһлиуллин Назим III дәрәҗә диплом һәм сертификат алды. Әһлиуллин Н.Н. киләсе этапка үтте.

Translate