Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы нәтиҗәләре

15 апрельдә Пенза ДАУ базасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары студентлары арасында «Җир төзелеше һәм кадастрлар» номинациясендә иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы узды. Безнең университеттан 4 курс студентлары Закирова Инзилә Фәһил кызы (фәнни җитәкчесе Сабирҗанов а.м.) һәм Ибраһимова Айгөл Азамат кызы (фәнни җитәкчесе Трофимов Н.В.) катнаштылар. Закирова Инзилә Фәһил кызы мактаулы 3 нче урынны яулады. Аңа киләчәктә дә яңа уңышлар, фәнни һәм һөнәри эшчәнлектә куелган максатларга ирешүләрен телибез.