Бөтенроссия яшьләр форумы
2020 елның 28-30 сентябрендә Казан ДАУда «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУның яшь галимнәр Советы тарафыннан оештырылган «Россиянең импортны алыштыру һәм азык-төлек иминлеге проблемаларын чишүгә яшь галимнәрнең һәм фәнни-тикшеренү институтларының өлеше» темасына XVI Бөтенроссия яшьләр форумы уздырыла.
Форумда Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы катнашты, ул яшь галимнәр алдында «Үсемлекчелек өчен яңа агробиотехнологияләр» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы «Россиянең агросәнәгать комплексына яшь галимнәр» фәнни-гамәли конференциясендә «Авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләүнең PEST анализы» дигән доклад белән чыгыш ясады.