«Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы» темасына семинар-практикум

2021 елның 22-23 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетында студентлар һәм укытучылар өчен «Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы» темасына семинар-практикум узды.

Программаны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм стратегик планлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге җитәкчесе Фәридә Нәҗметдинова ачып җибәрделәр. Спикерлар сыйфатында чакырылган кунаклар чыгыш ясадылар: «Ресурс яшьләр үзәге»  Федераль дәүләт автоном учреждениесенең («РЯҮ» ФДАУнең) методик бүлеге башлыгы Александр Почкин, «РЯҮ» ФДАУнең Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсын (БЯПКын) гамәлгә ашыру кысаларында физик затлар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Александра Танбаева һәм «РЯҮ» ФДАУнең хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Екатерина Попова.

Семинар-практикум ике этапта узды, алар төркемнәргә бүленделәр. Катнашучылар өчен лекцияләр үткәрелде:

– Конкурста катнашу өчен «Россия яшьләре» автоматик мәгълүмат системасына (АМСна)  гариза бирү алгоритмы, БЯПКның проект заявкасы формасы, физик затлар арасында БЯПК җиңүчеләре белән эшләү;

– БЯПК җиңүчеләренә физик затларга субсидияләр рәвешендә бирелгән грант буенча хисап;

– БЯПК проект заявкасын формалаштыру логикасы.

Семинар эше Россия яшьләре грантларында катнашу һәм гаризаларны формалаштыру эшен активлаштыруга, проект формаларын анализлауга, дөрес тутыруга һәм аларның хисаплылыгын уңышлы гамәлгә ашыру мөмкинлегенә юнәлдерелгән иде.