Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына «Россия яшьләре» АИС гаризалар кабул итү башланды. Беренче тапкыр бәйге физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.

Конкурста 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Алар үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 2,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алачак. Шулай ук Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш) катнаша ала. Югары уку йорты һәр номинациядә өчтән дә артык булмаган проект тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер оешмага һәр номинациядә бер генә проектны гамәлгә ашыру өчен грант бирелергә мөмкин. Югары белем бирүче мәгариф оешмаларына грант күләме 15 млн сумнан артмаска тиеш.

Физик затлар өчен бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы түбәндәге юнәлешләр буенча уза:

– «Иреклелек»;

– «Иҗат яшьләре инициативалары»;

– «Яшьләр медиасы»;

– «Патриотик тәрбия»;

– «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек»;

– «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту»;

– «Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм»;

– «Социаль лифтларны үстерү»;

– «Студентлар инициативасы».

Югары уку йортлары өчен бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы түбәндәге юнәлешләр буенча уза:

– «Иреклелек»;

– «Иҗат яшьләре инициативалары»;

– «Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар»;

– «Яшьләр медиасы»;

– «Патриотик тәрбия»;

– «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек»;

– «Социаль лифтларны үстерү»;

– «Студентлар клубларын үстерү»;

– «Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм»;

– «Студентлар отрядлары»;

– «Студентлар үзидарәсе»;

– «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту».

Конкурска гаризаларны 2020 елның 1 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.