Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде

2021 елның 7 апреленә кадәр Бөтенроссия яшьләр проектлары АИС «Россия яшьләре» конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.

Физик затлар арасында Росмолодежь конкурсы. Катнашучылар: 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.

Грантның максималь күләме: 2,5 млн. сум.

Номинацияләр:

– Студентлар инициативасы;

– Иреклелек;

– Социаль лифтларны үстерү;

– Иҗади яшьләр инициативалары;

– Патриотик тәрбия;

– Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

– Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

– Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

– Яшьләр медиасы.

Физик зат бер номинациядә үз эченә бер проект алган бары бер генә гариза тапшыра ала.

«Россия яшьләре» АИС гариза тутырганда физик затлар өчен яңартылган методик рекомендацияләр кулланыгыз.

Югары уку йортлары арасында Росмолодежь конкурсы. Катнашучылар: Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш).

Грантның максималь күләме: 15 млн. сум.

Номинацияләр:

– Иреклелек;

– Иҗади яшьләр инициативалары;

– Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;

– Яшьләр медиасы;

– Патриотик тәрбия;

– Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

– Социаль лифтларны үстерү;

– Студентлар клубларын үстерү;

– Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

– Студентлар отрядлары;

– Студентлар үзидарәсе;

– Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.