«Белем бирү оешмаларында коррупцияне кисәтү» фәнни эшләр конкурсын үткәрү

Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгының яшьләр сәясәте департаменты (алга таба — Департамент), О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты белән берлектә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары белем бирү мәгариф оешмалары белгечлеге, бакалавриаты, магистратурасы студентлары арасында «мәгариф оешмаларында коррупцияне кисәтү» (алга таба — Конкурс) фәнни эшләр конкурсы үткәрү турында игълан итә. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләре»; «Коррупциягә каршы тәрбия һәм агарту»; «Мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы торуның чит ил тәҗрибәсе». Конкурсның нәтиҗәләрен О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (МГЮА) тарафыннан формалаштырыла торган профессор-укытучылар составындагы Конкурс комиссиясе ясый. Конкурс комиссиясе рәисе: Поляков Максим Михайлович – юридик фәннәр кандидаты, О.Е. Кутафин исемендәге университетының административ хокук һәм процесс кафедрасы доценты, Россия административистлары Милли ассоциациясе әгъзасы. Фәнни эш, оешма белгечләренең эш тематикасы буенча әйдәп баручы белгечләреннән булган рецензентны күрсәтеп, бүлекчәләрдә (кафедраларда) алдан карау нәтиҗәләре буенча конкурска тапшырыла. Фәнни эш күләме – I басма биткә кадәр (40 мең символ). Эш конкурс турындагы Нигезләмәдәге таләпләргә туры китереп рәсмиләштерелә. Конкурс эшләрен кабул итү вакыты 2020 елның 22 июненнән 2020 елның 20 июленә кадәр. 2020 елның 30 июленә кадәр конкурс комиссиясе конкурс нәтиҗәләре турында карар чыгара һәм конкурста җиңүчеләр турында мәгълүматны Мәскәү дәүләт юридик университеты сайтында урнаштыра. Материаллар электрон рәвештә түбәндәге адреска бирелә: MMPOLYAKOV@msul.ru . Хатның темасында “Фәнни эшләр конкурсы» тамгасы белән. Җаваплы зат — МДМУ административ хокук һәм процесс кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Поляков Максим Михайлович, тел.: +7 (968) 586-45-51. Призлы урыннарны алган конкурста катнашучылар беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә.