Беренче курс студентлары көненә багышланган «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме
28 октябрьдә Казан дәүләт аграр университетының спорт корпусында беренче курс студентлары көненә багышланган «Күңелле стартлар»спорт бәйрәме узды. Чарада университетның Беренче курс студентлары катнашты. Киеренке көрәштә программаның VI төреннән IV-нче урын, гомумкоманда зачетында I-нче урынны механикалаштыру һәм техник сервис институты алды, II-нче урынны икътисад институты студентлары алды, III-нче урынны агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты алды.