Беренче тапкыр Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы уңаеннан «РТК – Агро Кубогы» ярышлар Online үткәрелә

2020 елның 1 июненнән 19 төбәк мәйданчыгында катнашучылар агрохот белән идарә итү һәм махсус эшләнгән сынау полигонында аграр юнәлештәге биремнәрне үтәү буенча ярышалар. Бәрәңге утыртырга, сыерларны ашатырга, печән җыярга, каршылыкларны җиңәргә, сөтне сыер абзарыннан фермага алып килергә, территориядә тәртип урнаштырырга һ.б..  Болар барысы да робототехника өлкәсендә заманча технологияләр һәм белемнәр ярдәмендә мөмкин була.

Ярышларның һәр катнашучысы ярышлар сайтында сынау узу өчен махсус булдырылган Агробот программасы белән файл ала. Шулай ук теләгән һәркем аларны күзәтә ала: https://agro-online.rtc.ru/

Ярышларда Казан, Пермь, Якутск, Рязань, Вологда, Уссурийск, Ставрополь, Уфа, Кемерово, Самара, Белгород, Саратов, Мәскәү, Орла, Барнаул, Омск, Новосибирск, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләреннән мәктәп укучылары катнаша.

Ярышлар уздыру өчен полигонда ориентлашу өчен ике камералы уникаль Агроробот эшләнгән, шулай ук берничә тышкы камера полигон сурәтен ярышларда катнашучының компьютер мониторына чыгара.

Программа белән тәэмин итү эшенә минималь һәм үтемле таләпләр, оештыручылар белән реаль вакыт режимында хезмәттәшлек итү, мәсьәләләрне оператив хәл итү ярышларны кызыклы гына түгел, ә катнашучылар өчен танып-белү ягыннан да үсеш мөмкинлеге бирә.

Ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!!!

Илебезнең киләчәге сезнең кулда!