«Без каршы» коррупциягә каршы юнәлешле социаль реклама конкурсын үткәрү

Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгының яшьләр сәясәте департаменты (алга таба — Департамент) коррупциягә каршы юнәлешле «Без каршы» бөтенроссия социаль реклама конкурсын (алга таба — Конкурс) үткәрү турында хәбәр итә. Конкурс яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупцион күренешләрне булдырмау максатларында социаль реклама эшләүгә һәм куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс берничә этапны күздә тота: 1 нче этап «Читтән торып» 2020 елның 22 июненнән 20 июленә кадәр үткәрелә. Конкурсантларга үзләренең иҗади эшләрен конкурсны оештыру комитеты электрон адресына ESANTONOV@MSAL.RU – «Без каршы!» тамгасы белән җибәрергә. Сайлап алуның 2 нче этабы 2020 елның 21-27 июлендә үткәрелә. Әлеге этап кысаларында Жюри әгъзалары конкурс җиңүчеләрен сайлап алачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү 2020 елның 28 июлендә булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 9 декабрендә — Коррупциягә каршы юнәлештәге конкурс/чараларны оештыручыларның бөтенроссия форумы кысаларында узачак. Югарыда бәян ителгәннәр белән бәйле рәвештә Департамент сез җитәкләгән югары белем бирү оешмасы укучыларына әлеге конкурста катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итүне сорый. Конкурс турында өстәмә мәгълүматны +7 (916) 793-83-23 телефоны буенча алырга мөмкин (җаваплы зат — Антонов Егор Станиславович).