Биектау һәм Тәтеш районнарында һөнәри юнәлеш бирүче чара

28 октябрьдә Биектау һәм Тәтеш районнарында һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. «Своё дело в селе — смело» проектының эш төркеме, атап әйткәндә, «РССМ» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге активистлары, шулай ук Казан ДАУ һәм КДВМА студентлары һәм укытучылары ТРның Тәтеш һәм Биектау районындагы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраштылар. Укытучылар һәм студентлар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләр һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен кызыксындыру өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган өстенлекләр турында җентекләп сөйләделәр.

Киләсе очрашу Бөгелмә районында булачак.