«Бионоватик» компаниясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек

Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары, аспиранты, профессор Х.Г. Мусин, доцент А. Р. Мөхәммәтшина, И. Р. Таҗиев хезмәттәшлек кысаларында «Бионоватик» компаниясе белән биологик яклау, туклану һәм үсемлекләрнең үсешен стимуллаштыру препаратларын эшләү һәм гамәлгә кертү турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бүгенге көндә препаратлар авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә кулланыла. Кафедра укытучылары ачык, ябык грунтта ылыслы токым — нарат, чыршы, карагач, туя орлыкларын үстергәндә биостимуляторларны, биофунгицидларны сынау планлаштырыла. Казан дәүләт аграр университетында тикшеренүләр уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Тикшеренүләрне үткәрү мәйданчыгы – ландшафт дизайны Үзәге, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты территориясендәге теплицалар. Тәҗрибә үткәрү өчен кафедрага беркетелгән аспирантлар һәм студентлар җәлеп ителәчәк.