«Бирмәскә-алмаска!» квиз уены

2 март көнне Казан ДАУның төп уку бинасында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгечләр һәм университетның тәрбия бүлеге белгечләре беренче курс студентларының коррупциягә каршы «Бирмәскә-алмаска!» республика программасы администраторы Сусликова Валерия Сергеевна белән очрашуын оештырдылар.

Программаның максаты – теләсә нинди чагылыштагы коррупциягә тискәре караш һәм аның шәхескә, гомумән җәмгыятькә начар йогынтысы турында студентларда фикер булдыру. Очрашу уен-квиз рәвешендә узды, анда студентлар актив катнаштылар. Шулай ук кызыклы «Коррупция» фильмын карадылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.