“Бокс һәм өстәл теннисы үзәге” спорт комплексында ТР Югары уку йортлары спартакиадасы исәбенә өстәл теннисы буенча ярышлар узды

20 апрельдә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында Татарстан Республикасы Югары уку йортлары спартакиадасы исәбенә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышларда 12 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча икенче төркемдәге югары уку йортлары арасында өлкән укытучысы Ишмөхәммәтова Н.Ф. җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының җыелма командасы икенче урынны яулады.

Спортчыларыбызны котлыйбыз! Спортта, укуда һәм шәхси тормышларында уңышлар телибез!