«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче һәм дүртенче курс студентлары «Социаль капитал һәм авыл территорияләренең заманча социаль тирәлеген булдыру» темасына укулар уздылар

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче һәм дүртенче курс студентлары «Социаль капитал һәм авыл территорияләренең заманча социаль тирәлеген булдыру» темасына укулар уздылар. Укыту ике этапта үткәрелде: башта укытучы теоретик белемнәр бирде һәм «социаль капитал», «эмоциональ интеллект» һ.б. кебек төп төшенчәләр белән таныштырды. Аннары студентлар өчен ике эшлекле уен үткәрелде.  Аларга бер минут эчендә Президент өчен истә калырлык идея тәкъдим итәргә һәм муниципаль берәмлектә яшьләр өчен чара проектын тәкъдим итәргә кирәк иде. Укуларда идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты.

Укулар Казан федераль университетында «Социаль технологияләр институты» ҖЧҖ белән берлектә узды, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын үтәү кысаларында төзелгән, №172/1 О-ГК дәүләт контрактын үтәүче булып тора.