“Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше буенча студентларның SMM белгече белән очрашуы

2020 елның 17 сентябрендә «дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студентларында «хакимият органнарында җәмәгатьчелек белән элемтә» фәне кысаларында танылган SMM белгече Илһам Ильясов белән очрашу узды.

Ул социаль челтәрләрдә төрле проектларны алга этәрү серләре белән уртаклашты, Инстаграмда һәм Тик-токта җәмәгатьчелек белән элемтәләрне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде, Инстаграм алып бару буенча гамәли киңәшләр бирде, шулай ук социаль челтәрләрне алга этәрү буенча курсларга чакырды. Очрашу барышында студентлар әлеге һөнәрнең мөмкинлекләре, аның кереме һәм үз эшеңне нульдән башлау мөмкинлекләре турында актив сораулар бирделәр. Очрашуны беренче курс студенты Галиева Динә һәм кафедра укытучысы Сафиуллин Нияз Азатович оештырдылар.