«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студенты «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы финалисты булды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы финалистлары белән очрашты.

Финалистларның берсе – Казан дәүләт аграр университетының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча өченче курс студенты Быков Наил. Проектта катнашу өчен бөтен республикадан 250 гариза бирелгән иде һәм бары тик 75 кеше, сайлап алынып, катнашуга кертелде.

Финалистларга сәламләү сүзе белән шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, белем бирү программасы экспертлары һәм остазлары мөрәҗәгать иттеләр.