«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студенты «ВВЕРХ!» конкурсының турыдан-туры этабын узды

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студенты Элина Кунгурова ике көн дәвамында «ВВЕРХ!» республика конкурсының сайлап алу этабын узды. Ул җиңү яулады һәм хәзер киләсе этапка әзерләнә.

«ВВЕРХ» -18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы лидерлары арасындагы конкурс. Шулай ук яшьләр лидерлык программаларының финалистлары да катнаша ала. Мәсәлән:

• «Кадрлар резервы» республика проекты;

• «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы;

• «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проект һ.б.

Әлеге конкурс процедурасын уңышлы узу өчен, конкурста һәр катнашучыга Дәүләт төзелеше темасы буенча тест сорауларын уңышлы үтәргә кирәк иде. Тест язмача үтә. Баллар саны тест үтәү сыйфатына бәйле. Конкурста катнашучы үз шәхесен, мәнфәгатьләрен, тормыш максатларын ачарга тиеш. «Үз-үзеңне презентацияләү» форматы креатив формада Катнашучы дөньясын ачу, Катнашучының импровизациягә сәләтен, юмор хисен, җәлеп итә һәм сөйкемле була белүен, үз артыннан ияртә белүен, шул ук вакытта җитди һәм карар кабул итәргә әзер булуын күрсәтә. Презентациядә претендент дуслары һәм хезмәттәшләренең катнашуы рөхсәт ителә.