Дәүләт Думасы депутаты белән очрашу

2021 елның 16 апрелендә Казан ДАУның икътисад институты актлар залында студентлар һәм педагогик составның Россия дәүләт һәм спорт эшлеклесе, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Бариев Марат Мансур улы белән очрашуы булды.

Очрашу барышында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча өченче курс студенты Шиһабетдинов Руслан һәм депутат ярдәмчесе Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы «ПолитЗавод» Республика иҗтимагый-сәяси проектында катнашу тәҗрибәсе турында сөйләделәр. “ПолитЗавод” -Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү өчен сәяси актив яшьләрне ачык конкурс нигезендә сайлап алу мәйданчыгы.

Марат Мансурович закон чыгару эшчәнлегендә үз тәҗрибәсе турында сөйләде, ул икътисад һәм сәясәт темаларына кагылды, депутат эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Икътисад институты студентлары (Мәрдегалямова Резедә, Федорович Анна, Әхмәтшина Алия, Мөстәкыймова Сөмбел, Фазлыев Даниял) төрле темалар буенча Дәүләт Думасы депутатына сораулар бирделәр. Очрашу ахырында Марат Мансурович «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студентларын үз ярдәмчеләре сыйфатында стажировкага чакырды.

Очрашуны икътисад Институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча өченче курс студенты Шиһабетдинов Руслан оештырдылар.