«Дөнья – ул без!»
Игътибар конкурс «Дөнья – ул без!»
«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр Республика медиаконкурсы (алга таба – Медиаконкурс) гамәлгә ашырыла.
Конкурсны үткәрү вакыты. Конкурс 3 этапта үткәрелә:
1 нче этап – гариза тапшыру этабы. 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә, әлеге этап дәвамында конкурста катнашучылар конкурс материалларын әзерләүне гамәлгә ашыралар һәм конкурсны оештыру комитеты адресына гариза формалаштыралар.
2 нче этап – эксперт бәяләү этабы. 2020 елның сентябрендә үткәрелә, аның барышында эксперт жюри составы конкурста катнашуга тәкъдим ителгән эшләрне бәяләячәк.
3 нче этап – йомгак ясау этабы. Бу этап дәвамында иң яхшы эшләр авторларын бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурс эшләрен җыю сайтта гариза тутыру юлы белән башкарыла http://atmrt.ru/ . Анда гариза формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның материалларына һәм эшләренә эксперт бәя биреләчәк, аннан соң Медиаконкурсның 12 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайланачак һәм бүләкләнәчәк. Конкурска гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче авторлар коллективы тарафыннан оештырылган эшләр рөхсәт ителә.
Конкурс 3 юнәлеш буенча, 12 номинациядә үткәрелә: «Текст эшләре»; «Видео-эшләр»; «График эшләр». Катнашучы берничә номинациядә эш тапшырырга хокуклы.
«Текст эшләре» юнәлешендә «Эссе», «Хикәя/повесть», «Әкият/мәсәл», «Шигырь» номинацияләре, ә «Видео-эшләр» юнәлешендә «Видеоролик», «Моушн-дизайн», «Гиф-сурәт» номинацияләре тәкъдим ителгән.
«График эшләр» юнәлешендә «Фотохезмәтләр», «Инфографика», «Стикерапак», «Постер», «Мем» номинацияләре тәкъдим ителгән. Конкурс эшләренең темалары: «Авыздан авызга», «Минем гаиләм…», «Бер дөнья – бер хыял», «Башкалар күзлегеннән», «Татарстан Республикасы халкы тормышыннан бер көн», «ТАССР 100 ел», «Татарстан яшьләре», «Республика халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше (Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы)».
Эшләрне бәяләү критерийлары: теманы ачуның тулылыгы; игълан ителгән номинациягә туры килүе; башкару сыйфаты; оригинальлек.
Элемтә өчен: «Дөнья – ул без!» Республика медиа конкурсы администраторы – Бакирова Алена Линаровна, тел.: +7 (900) 321-34-51, электрон почта адресы: wearetheworld.atm@gmail.com
Медиа конкурс сайты: http://atmrt.ru/mdmy/myetomir
ВКонтакте рәсми төркеме: https://vk.com/we_aretheworld
Instagramда рәсми аккаунт: https://instagram.com/wearetheworld_rt