Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде

Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде.

Олимпиадада югары уку йортлары, шулай ук Казанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.

Олимпиадада җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты студентлары: Лебедева Дарья Дмитриевна – 1 урын, Дәүләтов Камил Насим улы – 1 урын, Җамалетдинова Лилия Марат кызы – 2 урын, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары да бар иде.

Безнең студентларны олимпиадада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!