Декоратив үсемлекләр үстерү буенча студентлар белән он-лайн дәресләр

2020 елның 8 апрелендә профессор Мусин Х. Г. җитәкчелегендә һәм урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доцентлары Пухачева Л. Ю., Мухаметшина А. Р., өлкән укытучы Гафиятов Р. Х. катнашында теплицада декоратив агач һәм куак токымнарын үстерү буенча тәҗрибә – җитештерү эшләре үткәрелә. Эш барлык санитар-гигиеник нормаларны үтәп алып барыла. Бер үк вакытта студентлар белән онлайн-практик һәм лаборатор дәресләр үткәрелә.