ДМИ студентлары «Идея»технопаркында булдылар
22 февральдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча дүртенче курс студентлары «Инновацион менеджмент» дисциплинасы кысаларында «Идея»технопаркында булдылар.
«Идея» технопаркы — инфраструктура, инвестицион, социаль юнәлешле проект. Бу — 2004 елда башланган кече һәм урта инновацион бизнес үсешенә комплекслы ярдәм күрсәтүнең заманча инфраструктурасы.
Экскурсия кысаларында студентларга технопарк резидентларның инновацияләренә ничек ярдәм итә, аның территориясендә нинди оешмалар урнашкан, шулай ук Эйдос компаниясенең роботлар җыю цехын күрсәттеләр.
Студентларны дисциплина укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы озатып йөрде.