ДМУ студентлары «PEOPLE TALK-полумарафон»да катнаштылар
«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче һәм икенче курс студентлары «PEOPLE TALK-ярыммарафон»да булдылар. Ул «Мега» сәүдә үзәге мәйданчыгында узды.
Татарстан экспертлары, җәмәгатьчеләр һәм блогерлар ачык диалог форматында яшьләрне борчыган темалар буенча фикер алыштылар.
Ярыммарафонның һәр сәгате әһәмиятле иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган иде:
– экология,
– урбанистика,
– эшмәкәрлек фикерләвен һәм финанс грамоталылыгын үстерү,
– мәгарифне үзгәртеп кору һәм милли мәдәниятне үстерү,
– гаилә кыйммәтләренә һәм өйдә көч куллануны профилактикалау.
Укытучы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм Б391-04 төркеменең икенче курс студенты Опарина Виктория TED стилендәге ачык чыгышлар буенча тренер Айнур Зиннәтуллинның «Ораторлык сәнгате» мастер-классында үз көчләрен сынап карадылар.
Соңгы питчинг-сессия кысаларында активистлар ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттаховка һәм Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизовка 6 проект тәкъдим иттеләр.