Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2021» республика конкурсы

2022 елның 7 февралендә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2021» республика конкурсын тапшыру тантанасы узды.

Казан дәүләт аграр университетының агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Раил Хөсәенов «Цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Чара вокал һәм хореография номерлары белән үрелеп барды.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узган тантаналы чарадан соң, яшь галимнәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында очраштылар. Анда Раил Хөсәенов Президентка тракторларның мәгълүматлар базасын эшләү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, цифрлы программа комплексы, техниканың торышын исәпкә алып, аны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Translate