ЭтноСтартапФорум

2020 елның 28-30 август көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Беренче Республика «ЭтноСтартапФорум» үткәрергә планлаштыра.

Чара бөтен республикадан 150 яшь кешене җыячак, алар милли тематикалы заманча продукция булдыру проектлары һәм идеяләре белән уртаклашачак.

Проектның максаты – милли колоритлы продукция җитештерүче эшкуарлар җәмәгатьчелеген булдыру, ул Татарстан Республикасы яшьләре арасында кирәкле бизнес-проектлар өчен үсеш шартларын тәэмин итәчәк. «Этностартапфорум»да Татарстан халыкларының милли компоненты булган продукт булдыру идеясе, йә әзер продукты булган, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасында яшәүчеләр катнаша ала. Форум кысаларында «Емелины печи» әзер мичләр остаханәсе җитәкчесе Роман Дементьев; Идел буе регионында OZON директоры Рөстәм Касыймов; «Татарстан республикасының туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыкова; Марий эл Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Васенин һ. б. Чыгышлары планлаштырылган. Уку нәтиҗәләре буенча спонсорлар һәм инвесторлар алдында проектлар питчингы узачак.

Чит шәһәрләрдән килгән катнашучыларның Казан шәһәрендә яшәү һәм туклану кабул итүче як хисабына. Чара үткәрү урынына кадәр һәм кире якка бару юллаучы хисабына. Катнашу өчен 2020 елның 23 августына кадәр түбәндәге форманы тутырырга кирәк: https://forms.gle/7mXyS85WgRKCHfCE6

Элемтә өчен җаваплы зат — Кочнева Людмила, email: taba.tatar@gmail.com Тел.: +7(903)307 95 82.