«Фән. Геройлар территориясе» проекты

25 сентябрьдә ВДНХда «Техносреда» техник казанышлары фестивале кысаларында  «Фән. Геройлар территориясе» дип аталган проектның икенче ачу сезоны узачак. Оештыручылар проектны тәкъдир итәчәкләр һәм 5-11 сыйныф укучылары, югары уку йортлары студентлары өчен фәнни конкурска Бөтенроссия теркәлү башлану турында игълан итәчәкләр.

«Фән. Геройлар территориясе» проекты мәгълүмати-белем бирү платформасыннан һәм фәнни-популяр конкурстан тора.

Конкурста катнашу өчен теләүчеләргә геройлар.фән елы.рф  платформасында теркәлергә һәм төрле типтагы биремнәрне үти башларга кирәк. Алар арасында «фәнни волонтерлык» (биредә социаль челтәрләрдә катнашучыларның активлыгы өстенлек алачак), «фәнни кызыксыну» (күңелле һәм авыр булмаган фәнни мәсьәләләр), «фәнни омтылышлар» (белгечләр өчен сораулар). Күп кенә биремнәргә җавапларны платформада бастырылган мәкаләләрдә һәм видео-экскурсияләрдә табарга мөмкин.

Биремнәрне үтәп, катнашучылар баллар туплыйлар. Конкурсның 1 һәм 2 этабында иң күп балл җыючылар ярымфиналга узачак, кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән компьютерларга, планшетларга һәм башка файдалы техникага сертификатлар, һәм Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Иннополис Университетының фәнни кампусларына бару рәвешендә төп призлар өчен көрәшәчәк.

1 этап нәтиҗәләре – 25 октябрьдә, 2 этап нәтиҗәләре-25 ноябрьдә билгеле булачак. Конкурсның ярымфиналы – 6-13 декабрьдә, ә суперфинал-20 декабрьдә булачак.

Конкурста иң күп балл җыйган катнашучылар җиңүчеләр рәтенә чыгачак. Конкурс призерлары кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән компьютерларга, планшетларга һәм башка файдалы техникага сертификатлар алачак.

Проект РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан төзелде. Аның төп максаты – яшьләрнең фән һәм технологияләр белән кызыксынуын арттыру, белем бирү мөмкинлекләре һәм фәнни өлкәдә эшкә урнашу турында мәгълүмат бирү. Конкурста катнашу яшүсмерләргә вакытны күңелле үткәрү генә түгел, ә фикердәшләр белән танышу, шулай ук фәнни карьерага беренче адым ясау мөмкинлеге бирәчәк.

«Фән. Геройлар территориясе» проекты фән һәм технологияләр елында аерым әһәмияткә ия. Ул елның төп бурычларының берсе – фән һәм технологияләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм илебез гражданнарында бу өлкәдә гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында төгәл күзаллау булдырырга ярдәм итә. «Фән. Геройлар территориясе» конкурсының беренче сезоны бөтен илдән дистәләгән мең катнашучыны җәлеп итте. Конкурс биремнәрен үтәүдә аларның активлыгы, шулай ук башка медиапроектларга һәм фәнгә ярдәм итү – ул фәннең төрле буын вәкилләрен кызыксындыруын күрсәтә, ә мондый проектлар аларга әйләнә-тирә дөньяның төзелеше, булган һөнәрләр һәм үзләре турында күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә», – дип шәрехләде «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры София Малявина.

«Фән. Геройлар территориясе» проектын тәкъдир итү кысаларында  анда катнашуның шәхси үрнәге белән беренче сезон җиңүчесе, Мәскәү өлкәсе Протвино шәһәренең 2 нче лицее укучысы Евгений Кутин уртаклашачак. Элегрәк ул фәннең төрле өлкәләреннән — астрономия, физика, биология һәм башка өлкәләрдән биремнәрне үтәгәндә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетының уку кампусына сәяхәт кылды. Анда ул бөтен Россиядән югары сыйныф укучылары өчен Тихоокеан проект мәктәбендә – белем бирү интенсивында белем алган.

Проектның информацион партнерлары: «Наука» телеканалы, «Кот Шредингера» журналы.

Мәгълүмати белешмә:

2020 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2021 елда Россиядә фән һәм технологияләр елын үткәрү турындагы Указга кул куйды.

Елның бурычы-фән һәм технологияләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү, һөнәри берләшмәнең Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруга җәлеп ителүен арттыру, шулай ук илебез гражданнарында фән һәм технологияләр өлкәсендә дәүләт һәм бизнес тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында төгәл күзаллау булдыру.

Фән һәм технологияләр елында бөтен ил буенча алдынгы фән эшлеклеләре катнашында чаралар уза, белем бирү платформалары һәм конкурслар эшли башлый.

Ел чаралары турында тулырак мәгълүматны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында алырга була.

«Милли приоритетлар» КБАО – Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын үткәрү операторы.

«Техносреда» фестивале 25-26 сентябрьдә ВДНХда узачак. Ул фән һәм технологияләр елының төп вакыйгасы булачак һәм хәзерге дөньяда фәннең урынын һәм ролен, кешеләрнең хәзерге тормышына фәнни белемнәрен кертүнең актуальлеген һәм кирәклеген күрсәтәчәк.

Чара бер мәйданчыкта Россия фәнни җәмәгатьчелеген берләштерәчәк: киң җәмәгатьчелеккә үзләренең уникаль эшләнмәләрен һәм проектларын әйдәп баручы фәнни-технологик компанияләр, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары, шулай ук галимнәр һәм фәнни тирәлек лидерлары тәкъдим итәчәк. Чараның төп оештыручысы-Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы. «Белем» Россия җәмгыяте – интеллектуаль партнер.

Әйдәп баручы югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары фестивальдә 500 дән артык эшләнмә тәкъдим итәчәк. Шул исәптән-пилотсыз автомобиль һәм очу аппараты, реаль вакыт режимында сәнгать әсәрләре иҗат итүче ясалма интеллект, онкороботлар һәм тормышның төрле өлкәләрендә кулланыла торган аз габаритлы робот-разведчиклар.

Translate